21 гыйнварда Олы Нырты авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Югары Симет авыл мәдәният йорты, Мичәнбаш, Мишабаш, Иләбәр һәм Түбән Симет авыл клублары хезмәткәрләре “Күнел җылысы” дигән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Концерт дәвамында сәхнәдән моңлы җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр, мәзәкләр һәм котлаулар яңгырады. Үзләренең матур чыгышлары белән артистларыбыз, тамашачыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм концерты матур чыгышлар белән истә калды һәм барлык тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.
Яңа ел – иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм, аны һәр йортта, һәр гаиләдә көтәләр.Һәркем -өлкәннәр дә балалар кебек яңа ел могҗизасы көтә. Тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗаралар яңа ел төнендә чынга аша. 19 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре район мәдәният йортына төрле клуб оешмаларының актив әгъзалары өчен оештырылган «Чыршы утлары кабызылганда» дигән яңа ел тамашасына сәяхәт оештырдылар. Баштан ук әкият геройлары барысын да- Яңа ел спектакленең тылсымлы дөньясына алып керде. Тамашачылар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар. Юлия, Кар Кызы, Кыш бабай һәм Кар бабай Яңа ел символы – Баба Яга һәм Кикимора урланган йолдыз эзләргә киткән. Кар патшабикәсе, юлбасарлар һәм чит киләчәк патшалыгында кызыклы маҗараларга тап булдылар.Шәһәрдән авылга килгән егетләр дә бер уйламаганда , авыл маҗараларына чумдылар
Һәрнәрсәнең үзенә хас матурлыгы була, аны күрә белергә, аның белән ләззәтләнә белергә генә кирәк. Менә кышкы көн. Кышның колакны чеметтереп ала торган суыклары булса да, ул матур. Кышның үзәкне өзә торган ачы җилләре булса да, аның үз яме бар. Күз алдыгазда гына китерегез. Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар ява. Ак күбәләктәй карлар, куыша-куыша, җир өстенә куналар. Алар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Куна да эри. Ә чана шуучы балалар шуңа куаналар. Кышкы саф һаваны күкрәкләренә тутырып, бер сулыйлар да, күзләрен йомып, башларын өскә күтәрәләр. Кар төшә. Кар өелә. Менә шушы кышкы матурлыкны 18 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмэткәрлэре оештырган "Кышкы табигать" дигән рәсем конкурсында балалар узләренен хыялларын сурәтләделэр. Балалар кышкы табигатькә карата үз мәхәббәтләрен белдерә алдылар.
Текстиль курчаклар ясау-бик кызыклы һөнәр төре. Мондый курчаклар балалар уеннары өчен дә, эчке бизәү өчен дә кызыклы булачак, шуңа күрә курчаклар төрле категория кешеләр өчен ясалырга мөмкин. Үз кулларың белән ясаган курчакны дусларыңа , якын кешеләреңә бирергә мөмкин. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган мастер класс өйдә уйнау өчен чүпрәк курчакларны ничек ясарга икәнен күрсәтте. Текстиль курчак тегү өчен кирәк булачак әйберләр алдан әзерләнде : тән һәм баш тукымасы өчен калын мамык трикотаж, бизәнү әйберләре, нечкә кием тегү өчен , нечкә төрле тукымалар әзерләнде. Йөз өлешен тегү өчен, тукыманың тән төсендә булуы киңәш ителә; тукыма тонындагы тегү җепләре; бит чигү өчен төсле чүпрәк яки тукыма буенча акрил буяулар; курчак киеме өчен тукымалар; чәч өчен ясалма җепләр, аларны мамык яки йон җеп белән алыштырырга мөмкин; үткен кайчы, энә, кадаклар, тимер чыбыклар курчак т еккән вакытта – барысыда эшкә ярый. Үз кулларың белән ясалган курчакны гаиләдәге һәркемгә бүләк итеп , сөендерергә мөмкин
Кыш-елның иң тылсымлы һәм гадәти булмаган вакыты, анда күк суык бизәкле кар бөртекләренә әверелә, ә кешеләрнең йөзләрендә алсу кызару барлыкка килә. Кыш күпләрнең иң яраткан ел фасылы . 15 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты белгечләре ,балалар өчен ,ачык һавада «Әбәкле», «Кем тизрәк», «Флаглы » дигән хәрәкәтле уеннар белән «Янәшәдә дуслар булганда» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Дуслар белән уйнау-балаларның яраткан эше. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны дуслары белән аралашырга, бергәләп күңел ачуга чакырдылар. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, бер-берсе белән җитезлектә ярыштылар, уеннар уйнадылар. Чара барышында балалар активлык, мөстәкыйльлек күрсәттеләр. Кышкы салкын көндә саф һавада уйнау бик кызыклы булды Уен ахырында балалар татлы бүләкләр алдылар.
Искечә Яңа елны каршылау- Яңа ел бәйрәмнәренең дәвамы ул. Бер-берең белән очрашып,күрешеп , матур яңа ел теләкләре ишетү һәм теләү өчен яңадан бер мөмкинлек бирелә. Шушы унайдан 13 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханэ белэн берлектэ “Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар. Дәртле биюләр , күңелле җырлар , кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле еллар музыкасы белән төзелгән дискотекада биеделәр. Һәркем бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралдылар.
12 январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле»исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды,анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр.
Текстиль курчаклар ясау-бик кызыклы һөнәр төре. Мондый курчаклар балалар уеннары өчен дә, эчке бизәү өчен дә кызыклы булачак, шуңа күрә курчаклар төрле категория кешеләр өчен ясалырга мөмкин. Үз кулларың белән ясаган курчакны дусларыңа , якын кешеләреңә бирергә мөмкин. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган мастер класс өйдә уйнау өчен чүпрәк курчакларны ничек ясарга икәнен күрсәтте. Текстиль курчак тегү өчен кирәк булачак әйберләр алдан әзерләнде : тән һәм баш тукымасы өчен калын мамык трикотаж, бизәнү әйберләре, нечкә кием тегү өчен , нечкә төрле тукымалар әзерләнде. Йөз өлешен тегү өчен, тукыманың тән төсендә булуы киңәш ителә; тукыма тонындагы тегү җепләре; бит чигү өчен төсле чүпрәк яки тукыма буенча акрил буяулар; курчак киеме өчен тукымалар; чәч өчен ясалма җепләр, аларны мамык яки йон җеп белән алыштырырга мөмкин; үткен кайчы, энә, кадаклар, тимер чыбыклар курчак т еккән вакытта – барысыда эшкә ярый. Үз кулларың белән ясалган курчакны гаиләдәге һәркемгә бүләк итеп , сөендерергә мөмкин .
Балалар өчен кыш, көтеп алынган һәм яраткан вакыт! Сер түгел, балаларның физик үсешен, организмын ныгыту өчен мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә кирәк. Балалар, өлкәннәр өчен иң гади һәм үтемле сәламәтләндерү чарасы булып саф һавада йөрү тора. 6 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ,укучылар өчен, « Кышкы каникулларны күңелле үткәрәбез» дигән исем астында ,сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ял итүгә багышланган, тимераякта шуу оештырдылар. Без барыбыз да Лесхоз бистәсендәге -«Нарат» боз сараенда урнашкан "Боз әкияте "нә эләктек. Кемнәр шуа белэ, алар җиңел генә тимераякта шуалар, ә кайберлэре беренче тапкыр тимераякка бастылар. Тимераякта шуу, көч һәм батырлык белән бергә, тигезлекне саклап, егылмыйча хәрәкәт итүне тәлап итә. Саф салкын һава да, күңелле музыка астында, күңелле кәеф тә, өлкәннәрнең ышанычлы җилкәсе булуы да балаларга ышаныч өстәде.
Кыш - балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч ак бәйрәмнәр, гаиләдә генә түгел, ә дуслары белән бергә могҗизалар һәм тылсымнар дөньясына чуму, күп кызыклы нәрсәләр белү өчен зур каникуллар. 3 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Каникулларны күңелле үткәрәбез»дигән уен программасы үткәрделәр. Башта балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Аннары барысы бергә тау шуарга киттеләр. Чөнки кышын ачык һавада хәрәкәтләнүче уеннар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Балалар барлык уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар, шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм тауда шудылар. Чара вакытында күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да татлы призлар алдылар.