13 августта Олы Нырты мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә Байлар Сабасында урнашкан «Гаилә» паркында булдылар. Балалар бик күп тәэсирләр алды. Монда балалар күп йөгерделәр, шактый сикерделәр һәм төрле аттракционнарда үз көчләрен сынадылар. Шулай ук балалар җәйге паркның матурлыгына соклана алдылар. Өйгә кайткач, алар арыган, әмма шул ук вакытта бик канәгать һәм бәхетле иделэр.
10 август көнне Байлар Сабасы бистәсендәге “Олимп” ял паркында Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сабам минем гүзәл ягым»дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә Саба районы тарихы буйлап сәяхәт ясадылар. Районыбызның кайсы авылларыннан торуын, аның территориясендә күпме халык яшәвен белделәр, районыбыз символларын искә төшерделәр. Шулай ук «Мин яшәгән район" дигән темага әңгәмә-сәяхәт үткәрделәр, районның истәлекле урыннарын һәм һәйкәлләрен искә төшерделәр. Районның һәм авылыбызның горурлыгына ия булган кешеләр турында сөйләделәр. Россиянең төрле почмакларындагы кебек үк, Саба районында да горурланырлык якташлар бар. Балалар безнең район турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле җырлар җырладылар .Балаларны Ватаныбызга сакчыл карарга, аны якларга чакырдылар, киләчәк буын: «Бу минем Туган илем, ул минем йортым!» дип горурланырлык булырга тиеш.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан 6 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән балалар өчен әдәби кичә үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр. Татар җыры бөтен җирдә моңлы булуы белән дан тота. Халкыбыз аны эштә, кырда, туйларда һәм утырмаларда җырлаган.Фольклор бәйрәм- бию, шаяру, җыр-биюле уеннар һәм күңел ачулар белән үрелеп барды. "Гөлбану "," Наза" уеннары , катнашучылар башкарган җырлар һәркемнең күңеленә барып җитте.
Җәй искиткеч вакыт, балалар йөгерсен, сикерсен һәм күңел ачсын өчен махсус булдырылган кебек. Хәрәкәтчән уеннарны алалар белән аеруча яратабыз, чөнки алар - шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы. 3 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары белән саф һавада «Балалар дөньясында " дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.Чара барышында балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, тизлеген һәм күңелле эстафеталарда күрсәтә алдылар. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар рәхәтләнеп уйнадылар. Балалар «Пионербол», «Тупны тап», «Куян» һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Саф һавада уеннар балаларга спорт рухын күтәрергә, командалап уйный белергә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Чара ахырында барлык балалар да татлы призлар алдылар.
1 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты ,Урта Нырты, Язлы Арташ авыл клублары һәм авылдашлар белән берлектә Арча районы Яңа Кырлай поселогының тарихи урыннары буенча экскурсиядә булдылар. Яңа Кырлай-кечкенә һәм бик уңайлы Татар бистәсе. Бу бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган җире. Моннан тыш, Яңа Кырлайда Кыш Бабай резиденцияседә урнашкан. Г.Тукай тәрбияләгән Сагди абзый йорты , халык архитектурасы һәйкәле Әхмәтхан байның 1893 елда төзелгән ике катлы агач йорты булуы белән дә дан тота. Г .Тукай музеенда кунаклар шагыйрьнең үз әсәрләрен иҗат иткән атмосфераны тоя ала.Музей хезмәткәрләре экспонатларны күрсәттеләр һәм кунакларга бөек шагыйрьнең ятим балачагы, вакыйгаларга бай яшьлеге һәм иҗади мирасы турында җентекләп сөйләделәр. Экскурсия һәркемгәдә бик ошады.
22 июльдә Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм авылдашлары тарафыннан Байлар Сабасы бистәсендәге “Олимп” ял паркында «Кичке уен»оештырылды. Кичә барышында: "Назалы", "Түбәтәйле", "Гөлбану","Биш парлы», «Йөзек салыш», «Ал кирәк, гөл кирәк» һәм башка бик күп татар халык уеннары тәкъдим ителде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды. Кичә гомуми җырлар, биюләр белән тәмамланды. "Кичке уен" бик күңелле килеп чыкты, чын бәйрәмгә әверелде. Бу кичәгә килгән һәркем үзенең яшьлеген искә төшерде һәм халкыбызнын кунелле уеннарын уйнап, жырлап- биеп рэхэтлэнеп ял итте.
21 июльдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен экологик сәгать үткәрделәр. Хезмәткәрләр катнашучыларга җирле урманнарда нинди агачлар, куаклар һәм чәчәкләр үсә, аларны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларның җирлектә яшәүче үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Табигатьне яратырга, аның турында кайгыртырга һәм сирәк очрый торган үсемлекләрне сакларга кирәклеген аңлаттылар. Балалар викторинада катнаштылар һәм урамнарда чисталык, тәртип сакларга кирәклеге, үсемлекләрнең кеше өчен мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар табигать турында белемнәрен тикшерделәр һәм күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Сәламәтлек өчен файдалы итеп вакыт үткәрдек!
Туган як табигате турында без нәрсә беләбез? Хәзерге вакытта Җирдә теге яки бу дәрәҗәдә турыдан-туры рәвештә кеше эшчәнлегенең йогынтысын кичермәгән бер генә участок та юк.19 июльдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Ә табигать турында без нәрсә беләбез"дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Танып белү сәгате ярдәмендә без балаларда патриотизм, туган якның кабатланмас матурлыгын саклау өчен җаваплылык хисе формалаштырырга, туган якны өйрәнү материалын белүне тикшерергә телибез. Чара барышында балалар табигатьнең искиткеч дөньясына сәяхәт кылдылар. Табигатьне саклауда кешенең роле нинди икәнен белделәр. Алар үз-ара сөйләштеләр, сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә белән мохит бәйләнешен билгеләделәр. Аннары төрле уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар.
Балалар белән туган авыл сукмаклары буйлап йөрүдән дә рәхәтрәк нәрсә булырга мөмкин. 16 июль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Туган якны өйрәнәбез» дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Туган табигатьнең матурлыгын, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү максатыннан, балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде, табигатьтә, бакчаларда хэр адым саен очрый торган үләннәр һәм үсемлекләр турында бик күп кызыклы мәгълүматлар әйтелде. Балалар туган табигатьнең матурлыгына сокландылар, үсемлекләрне аерырга, белергә өйрәнделәр, күргәннәреннән бик күп тәэсирләр алдылар. Балалар шулай ук зур кызыксыну белән табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан шушы авылда яшәүче, уңган тырыш Зиатдинов Рифатның крестьян - фермер хуҗалыгында дәвам итте. Ул балаларны хуҗалыктагы эшнең барышы белән таныштырды.Бугенге сәяхәтебез балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.
Кош - канаты, кеше дуслык белән көчле. Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 15 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу датаны билгеләп үтү традициясе Көньяк Америкада барлыкка килгән. Дуслар белән билгеле бер көнне, билгеле бер сәгатьтә очрашу - нәкъ...щул унайдан 15 июль конне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре велосипед яратучылар арасында «Бар нәрсә дуслыктан башлана» дип исемләнгән веломарафон уздырдылар. Катнашучыларга башта Халыкара дуслык көненең тарихы турында сөйләнде, барсында шушы бәйрәм белән котладык. Аннары веломарофонның тәртибе һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдык..Ул мәдәният йорты яныннан башланып Завод Нырты мәктәбе янында тәмамланды. Һәр катнашучыны буләкләр, баллы призлар көтә иде. Веломарафон бик күңелле, җанлы үтте.