ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2023 ел
якшәмбе

Без Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар үтә, әмма геройларыбызның батырлыгы турында хәтер сүнми. Шул уңайдан Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре дә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу искиткеч акция, ул кешеләрне безнең өчен бөек көнне якынайта. Ихлас, иҗади "Җиңү тәрәзәләре" урамны, шәһәрне һәм бөтен илне берләштерәчәк.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

СССР һәм Россия тарихында бик күп истәлекле бәйрәмнәр бар, әмма ел саен 9 майда билгеләп үтелә торган Җиңү көне гражданнарның йөрәкләрендә аерым урын алып тора. Бу көн Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән билгеләнә, һәм 2023 елда дөньяның төрле почмакларыннан килгән кешеләр бәйрәмнең 78 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, 6 майда Олы Нырты мәдәният йорты белгечләре "Рәхмәт сезгә, сугыш геройлары!" дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Анда мәктәп укучылары һәм авыл халык чакырылган иде. Яшь буын Бөек Җиңүгә өлеш керткән һәркемне белергә, истә тотарга тиеш: фронтта сугышканнарны, тылда саклануны тәэмин иткәннәрне. Сугыш елларында көндәлек тормыш инде үзе батырлык булган. Чара барышында язучылар М.Җәлил, Ф. Кәрим, в. Нуруллин, М. Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укылды, шулай ук тере музыка, сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Кичә бер минут тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

5
май, 2023 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 5 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия #Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр . Бу кешеләрнең һәр язмышы, хәтта кыска гына булса да, зур батырлык, ныклык, авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга Георгий тасмалары, котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук , сугыштан яраланып кайтып , авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның  каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек. Сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим булды. Тыл хезмәтчәннәре, иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайтучыларның, хәл-әхвәлләрен белешеп күкрәкләренә Георгий ленталары бәйләдек

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

4
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 4 майда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән рәсем  конкурсы үткәрделәр.». Конкурста төрле яшьтәге балалар  катнашты. Тәкъдим ителгән тематика үсеп килүче буын арасында зур кызыксыну уятты. Балалар бу темага үзләренең фантазияләрен кушып  рәсемнәр ясадылар. Балалар конкурска җаваплы һәм иҗади карадылар. Тынычлык ул һәркем өчен дэ бик кадерле. Бабайлар даны мәңгелек!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

   1 Май-Яз һәм хезмәт көне-яз кояшының җылысын, яңа көч алып  килүче зур бәйрәм. 1 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты, "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен  бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка җыйдылар.  Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр. Чара ахырында балалар белән бергә ,табигатьтә күңел ачтылар, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар бик шәп һәм күңелле вакыт үткәрделәр

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

29
апрель, 2023 ел
шимбә

1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме-илебездә иң яраткан язгы бәйрәмнәрнең берсе. Беренче Май безнең өчен күптәннән бердәмлек  һәм хезмәткә хөрмәт символы булды. Бу бәйрәм белән безгә күптән көтелгән яз килә, һәм аның белән бергә искиткеч кәеф. 29 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында балалар катнашында авыл халкы өчен «Күңел җылысы» дигән бәйрәм концерты узды. Балалар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, танылган язучыларның шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның барысы да канәгать калды. Концерт тамашачыларга бары тик уңай тәссирләр генә бүләк итте

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында иң куркыныч һәлакәт була. Фаҗига турындагы хәтер халык күңелендә төзәлмәслек яра булып калачак. Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Шул уңайдан 25 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чернобыль-афәте» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Клуб хезмәткәрлзре катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында җиребездә кабат Чернобыль кабатланмасын өчен фаҗигале көннәр турында хәтерне саклау иде

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

23
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Милли мәдәниятләр гореф –гадәтләр елы кысаларында, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 23 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукай урамында "Мәңге яши Тукай күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. Төрле конкурслар, җырлар башкарылды, бөек татар шагыйре әсәрләре укылды. Чарада Г. Тукай урамында яшәүчеләр катнашты. Бәйрәмгә әкият геройлары: Шүрәле, Су анасы, Акбай, Кәжә белән Сарык килде. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар. Бу чара Г. Тукай иҗатына багышланып, балаларның уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Аның әсәрләре аша бүгенге көндәге күп кенә сорауларга да җавап табарга мөмкин. Бөек шагыйребезнең иҗаты -халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

22
апрель, 2023 ел
шимбә

Чишмәлэр белэн танышу, аларнын кайда, ничек килеп чыгуларын анлату, чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге жир булуын төшендеру, табигатькә сакчыл караш уяту максаты белән, 22 апрель көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Актым» чишмәсенэ сәяхәт оештырдылар.Балалар чишмә янындагы тирә якны чупләрдэн арындырдылар, тәмле суыннан авыз иттеләр

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Яз-хыяллар, илһам һәм, әлбәттә, иҗат вакыты! Яз шулкадәр матур ки, аның турында дәшми калырга ярамый. Әлбәттә, барысы да язны ярата. Яз-яңа тормышның башы, ул елмаю, матурлык, кояш һәм фантазия вакыты!.16 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында балалар аудиториясе өчен «Яз-елмаеп дөнья җылыта»дигән рәсем конкурсы узды. Үз эшләрендә балалар кәгазь битендә төсле карандашлар һәм  фломастерлар, краскалар ярдәмендә яз турында үз фикерләрен белдерделәр. Балалар рәсем конкурсына иҗади карадылар, язгы кәефләрен чагылдырып, рәсем аша үзләренең барлык хисләрен, тирә-юнь дөньясын күрүләрен белдерергә тырышып, шул ук вакытта иҗатның шатлыгын танып, якты һәм төсле рәсемнәр ясадылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International