2 июльдә Олы Нырты мәдәният йортында тамашачылар игътибарына "Ялкын" балалар театр коллективы Аманулла пьесасы буенча "Мактанчык Әтәч"спектакле тәкъдим ителде. Бу мавыктыргыч музыкаль әкият геройлары әтәч, үрдәк, күркә, каз һәм тавык. Җәйге кояштан һәм салкын судан ләззәтләнергә мөмкин, ә менә әтәчнең кечкенә үпкәләре һәм ахмак мактануы кошларны аптырашта калдыра. Һәр әкияттә булган явыз герой кебек үк, бу әкияттә дә тилгән явыз герой булып тасвирлана һәм җәнлекләрне куркыта. Ул үзенең оясына кечкенә чебиләрне ала. Барлык әкиятләрдәге кебек, бу әкият, тормыш авырлыкларына карамастан, бик яхшы тәмамлана.
2023 нче ел илебездә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 30 июнь көнне Олы Арташ авыл клубында “Очрашулар калсын күңелләрдә” дигән исем астында сыйныфташлар очрашуы кичәсе узды. Мәктәп еллары һәр кешенең тормышыңда иң күңелле вакытларның берсе. Әйе, якты, көлке мизгелләр бар иде, алар турында искә төшерү рәхәт, Авыл клубы үз эченә төрле яшьтәге һәм төрле буын чыгарылыш укучыларын җыйды, әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерде – бу туган мәктәбенә мәхәббәт һәм укытучыларына хөрмәт. ... Мәктәпне тәмамлауга ничә ел узсада, чыгарылыш сыйныф укучыларының йөзләре яшьлек белән очрашуны көтеп шатлык белдерделәр. Күпләр инде күп еллар күрешмәгән бит. Сәламләү һәм котлау сүзләре белән безне өйрәткән укытучылар чыгыш ясады. Алар мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге хезмәткәрләренә, шулай ук залда булган барлык чыгарылыш укучыларына матур очрашу оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Җәйге сезон башлангач, өлкәннәр дә, балалар да мөмкин кадәр күбрәк буш вакытларын саф һавада үткәрергә телиләр. Бары тик саф һавада ял гына файда китерә, физик үсешкә ярдәм итә, уңай кәеф бирә, шулай ук табигатьнең табигый көчләренең (Кояш, Һава, су) катыландыручы йогынтысын өсти. Шуңа бәйле рәвештә, 24 июньдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Хәрәкәтле уеннар-буш вакытны күңелле һәм сәламәтлеккә файдалы итеп үткәрү өчен бик яхшы ысул. Бу шулай ук яшьтәшләр һәм олырак дуслар белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек. Балалар уеннарда актив катнаштылар, вакытларын күңелле итеп үткәрделәр. Уеннан балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.
Вакыт аяусыз йөгерә. Кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышның куркыныч, фаҗигале көннәре бездән тагын да ераграк китә бара. Бу сугыш турында Без Җиңү солдатларының истәлекләреннән, фильмнардан, китаплардан беләбез. Шулай ук һәлак булган сугышчыларга туганнар каберләре һәм обелисклар бар.22 июньдә Чабья-Чурчи авылында , мәйданда- Бөек Ватан сугышында илнең азатлыгы өчен гомерләрен биргән авылдашлар хөрмәтенә, обелиск тантаналы рәвештә ачылды. Тантаналы чараны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р. Н.тантаналы рәвештә ачып җибәрде.Район башлыгының эчтәлекле чыгышыннан соң , шулай ук авылдашлары алдында тантаналы сүз белән авылның имам хатыйбы Арыкеев М., Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Р. З. һәм башкалар чыгыш ясады. Обелискны ачуга спонсорлык ярдәмен М.Х. Агләмов күрсәтте. Әтиләр һәм бабайлар истәлеген хөрмәтләргә безнең районның барлык почмакларыннан: балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз килде..
18 июньдә Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен оештырдылар. Җәй-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иң шатлыклы вакыт һәм шуның өстенә пикник, ял вакыты. Җәй - иң күңелле вакыт! Ләкин кайбер балалар җәйге каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә белми һәм вакытны бушка үткәрә. Саф һава, табигать, кояш, команда белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү, мөстәкыйльлек, хезмәттәшлек, үзара ярдәм, әлбәттә, иң мөһиме – алган күзәтүләрдән, яңа тәэсирләрдән һәм эмоцияләрдән шатлык.
17 июнь көнне , Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен табигатькә экскурсия оештырдылар. Табигатькә экскурсияләр- балаларның һавада булулары , хәрәкәттэ булу сәбәпле, сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә. Туган табигатьнең матурлыгын күрә белергә , дару үләннәре һәм безнең төбәкнең чәчәкләре белән таныштыру, табигаткә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, башта балалар белән танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Балалар туган табигатьнең матурлыгына сокланып карадылар, үсемлекләрне аерырга, танырга өйрәнделәр, күргәннәреннән күп тәэсирләр алдылар.Ромашка чәчәкләре җыеп такыя үрделәр.Әлеге чара аша мәдәният хезмәткәрләре, балаларга туган табигатьнең бөтен файдасын һәм матурлыгын күрсәттеләр. Балалар саф чишмә суыннан авыз итеп , сусауларын бастылар.
Җәй айлары башлану белән өлкәннәргә дә, балаларга да мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрәсе килә. Саф һавада уйкау физик үсешкә ярдәм һәм уңай кәеф бүләк итә. Балалар өчен хәрәкәтчән уеннар-ул җәйге каникулларны күңелле һәм аның өстенә буш вакытны да сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү дигән сүз. 15 июнь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән табигатьтә хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Мондый чаралар балаларга яшьтәшләре белән аралашырга һәм дуслар булып калырга ярдәм итә. Төрле яшьтә булсаларда, балалар уеннар уйнарга бик яраталар. Безнең уеннардан балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алдылар.
11 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты , Урта Нырты һәм Чабья Чирчи авыл клубы хезмәткәрләре , китапханә белән берлектә ,Олы Нырты авыл җирлеге һәм "Нырты" хуҗалыгы белән берлектә, милли бәйрәмебез сабантуй үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, шулай ук балалар белән Сабантуй прологын оештырдылар, кызыклы уеннар, конкурслар үткәрделәр. Бәйрәмнең кунаклары район мәдәният йорты артистлары булды . Барысы да оешкан төстә узды, Сабан туе барысында да бик яхшы тәэсир калдырды.
Җәй-гаҗәеп һәм рәхәт вакыт, балаларга рәхәтләнеп йөрергә, сикерергә була. Нәкъ менә шул чорда алар күп вакытларын саф һавада үткәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышын шулай оештыру бик мөһим, һәр көн аларга яңа нәрсә алып килсен, җәйге вакыт, уеннар, йөрүләр, бәйрәмнәр һәм күңел ачу, аларның тормышыннан кызыклы мизгелләр турында хатирәләр озак шатландырсын өчен, кызыклы эчтәлек белән тулы булсын иде. Һәр елны җәйнең беренче көнендә зур бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Халыкара балаларны яклау көне-ул күңел ачу, көлү, җырлар, бүләкләр һәм күңел ачу. 1 июнь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Ваемсыз балачак»дип исемләнгән балалар сабантуе оештырдылар. Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Программага барлык милли спорт төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү һәм башка уеннар уйнатылды.
31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, 30 майда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тәмәке урынына спорт»уен программасын үткәрделәр. Хезмәткәрләр бер тәмәкедә күпме зарарлы матдәләр барлыгын сөйләделәр... Аннары уен программасы узды, анда төрле конкурслар һәм уеннар белән ике команда катнашты, шулай ук көч, җитезлек һәм чыдамлык буенча да ярышлар оештырылды. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара барышында балалар гомумән тәмәке тарту һәм аерым алганда электрон тәмәке сәламәтлеккә зыян китерә дигән фикергә килделәр һәм тәмәке тартудан баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше өчен тавыш бирделәр.