ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 февраль-Әфган сугышында катнашучылар өчен үзенчәлекле көн. Әфганстан сугышы-совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләренең берсе. Ул мәңгегә сугыш ветераннары хәтерендә генә түгел, ә алдагы буыннар хәтерендә калачак. Әфган сугышында 650 мең совет солдаты катнашкан. Алар халыкара бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ә бүгенге малайлар һәм кызлар ул сугыш, батырлык, дан, һәлак булган геройлар истәлеген сакларга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә, 15 февральдә Язлы Арташ авылы клубында Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, Ике Басу Арташ китапханәчесе белән берлектә, якташыбыз  Шәйдуллин Фердинантка багышланган Хәтер кичәсе оештырдылар. Дулкыния апа энесенен балачагы һәм яшьлеге ничек узуы турында сөйләде, армия альбомыннан фотолар, орденнарын һәм хатлар күрсәтте. Кичәдә сугыш турында моңсу шигырьләр яңгырады, патриотик җырлар башкарылды.. Чара ахырында очрашуда катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Изге Вәли Көне-Гашыйклар бәйрәме. Ул ел саен 14 февральдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнне  яраткан һәм кадерле кешеләргә чәчәкләр, кәнфитләр, уенчыклар, мәхәббәт сүзләре , теләкләр язылган открыткалар - валентинкалар бүләк итә. Изге Вәли көне-чит илләрдән килгән бәйрәм. Аны безнең илдә чагыштырмача күптән түгел генә билгеләп үтә башладылар. Язучыларыбыз  әйткәнчә  " Мәхәббәт -ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңгарта” Шуңа күрә Изге Вәли көнен беренче мәхәббәтләрен каршыларга хыялланучы яшьләр дә, өлкәннәр дә — күптәннән үзләренең икенче яртысын тапкан кешеләр дә билгеләп үтә. 14 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре   «Мәхәббәт ул серле дөнья». дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр., Бәйрәмдә катнашучылар төрле кызыклы  уеннарда катнашып,  күтәренке кәеф алдылар 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. 12 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең  -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен  сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар. Китапханәче балаларга герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында киңкырлы мәгълүмат җиткерде. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

11
февраль, 2023 ел
шимбә

10 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре урта яшьтәге авыл халкы өчен «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән күңел ачу кичәсе оештырдылар Кичәдә катнашучылар Россиядә чәй традицияләре барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук чәйнең күп кенә файдалы һәм дару үзлекләре турында белделәр. Чәй өстәле артында авыл хатын-кызлары яшьлекләрен искә төшерделәр, үзләренең шатлыклары һәм кызыклы, күңелле хәлләре белән уртаклаштылар. Гашыйклар көне якынлашу уңаеннан , төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар.Әлеге җылы очрашу кичәдә катнашучылар күңеленә  уңай тәэсирләр калдырды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

    Әкиятләрне  белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр ул. Балалар да әкиятләрне рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм укыйлар.,  9 февральдә Олы- Нырты  авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «А. С Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт»темасына балалар өчен  рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар буяулар, карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә   Пушкинның яраткан әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Тема ирекле итеп сайланды : аерым сюжетлар да, Пушкин әкиятләре геройлары  рәсемнәрен дә  ясарга мөмкин иде. Балалар рәсемнәрне үзләренә ошаган төсләргә буядылар Ә китапханә мөдире балаларга Александр Сергеевич Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, аннары бөек шагыйрь әкиятләре буенча төзелгән мавыктыргыч уен уздырды. Балалар уенда актив һәм кызыксынып катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Аларның һәрберсе чиратлашып яраткан әкиятләренең сюжеты турында сөйләде, калганнары әкиятнең исемен чамаларга тиеш иде. Чөнки А. С. Пушкин әкиятләре безне гомер буе озата бара, һәр ситуациядә ярдәм итәләр, таяныч булып торалар һәм вакытны файдалы үткәрергә булышалар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

  5 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында Кызыл Мишә, Тимершык авыл мәдәният йортлары, китапханә, Көек авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән Сәмига Сәүбәнованың "Күңелем сине эзли" дип исемләнгән спектакль күрсәтелде. Тамашачы актерларның матур уеныннан, сәхнәләштерелгән спектакльдән бик канәгать калдылар. Спектакль югары дәрәҗәдә узды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

    5 февральдә Олы-Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Күңелле эстафета»спорт ярышлары уздырдылар. Барлык балалар да күңел ачу, уйнарга җыелдылар! Бигрәк тә һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кышкы суыклардан курыкмавыбызны расладык! Балалар тизлек, көч, чыдамлык, җитезлек һәм төгәллек белән көч сынашты. Катнашучыларга йөгерү, сикерү белән мавыктыргыч, бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Аннары барысы да Яңа ел һәм кыш турындагы табышмакларны бергәләп чиштеләр, чараны карда хәзинә эзләү белән тәмамладык

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

3
февраль, 2023 ел
җомга

Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә  совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. 3 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йортын хезмәткәрләре  сугыш  чорында язылган  җырларга багышланган "Сугыш еллары җыры" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. "Вставай страна огромная", "Зәңгәр яулык", "В землянке" һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Әлеге чараның төп максаты: укучыларның игътибарын сугыш еллары җырларына җәлеп итү;  патриотик хисләрне  үстерү һәм хәрби җырлар аша Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү булды. Ә «Кабызыгыз шәмнәрне» җыры астында шәмнәр кабызылды , һәм Бөек Ватан сугышында  һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән җырлар- безнең күңелдә мәңгегә сакланып калачак! 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә  совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. 3 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йортын хезмәткәрләре  сугыш  чорында язылган  җырларга багышланган "Сугыш еллары җыры" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. "Вставай страна огромная", "Зәңгәр яулык", "В землянке" һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Әлеге чараның төп максаты: укучыларның игътибарын сугыш еллары җырларына җәлеп итү;  патриотик хисләрне  үстерү һәм хәрби җырлар аша Ватаныбыз өчен горурлык хисе тәрбияләү булды. Ә «Кабызыгыз шәмнәрне» җыры астында шәмнәр кабызылды , һәм Бөек Ватан сугышында  һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән җырлар- безнең күңелдә мәңгегә сакланып калачак! 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Ленинград камалышы-Бөек Ватан сугышы тарихының иң куркыныч битләренең берсе. Бу шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын камалышы: 900 көнгә сузылган авыр , газаплы батырлык көне мул. Сугыш тарихында бер генә шәһәр дә Ленинград кебек блокада да  калмады.29 гыйнвар көнне Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре” Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр.Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде. Без ,Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне истә тотарга, сакларга һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International