19 май - Пионерия туган көн. 19 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Пионериягә сәяхәт" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире пионер оешмасы тарихы, пионер атрибутлары, пионерларның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук ул үзенең мәктәп еллары, пионер отрядлары, ул чактагы активистларның игелекле эшләре турындада сөйләде. Балалар аның безнең мәктәптә пионерлар оешмасының ничек оештырылуы турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Мәдәният хезмәткәрләре пионер парадлары, тантаналы линейкалар, пионер галстуклары һәм пионерлар салюты ничек үткәрелүе турында сөйләделәр. Бу патриотик чара балаларга яхшылык эшләргә, үз Ватаныңны яратырга һәм аның тарихын кадерләргә кирәклеген күрсәтте.
Ел саен 15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә,бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган. Традиция буенча бу көнне туганнарны котлау, якыннары белән вакыт үткәрү гадәти хәл. Өлкәннәр өчен гаилә-ул, беренче чиратта, бала, аннары инде ир яки хатын.13 майда Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре Гаилә көненә багышланган «Гаилә альбомы» фотоконкурсын оештырдылар. Гаилә альбомы нәрсә ул? Бу фото битләре генә түгел-бу гаилә елъязмасы. Һәр фото-тормышның бер өлеше, тормыш юлының бер бите. Һәр гаиләнең үз тарихы бар, аны гаилә фотолары чагылдыра. Һәр фото артында язмыш яки вакыйга. Гаилә альбомы-күпьеллык тарихы булган традиция, ул Хәтер китабы, гаилә тарихы, аның барлык мөһим вакыйгалары турында сөйли. Бүген без сезнең белән Гаилә альбомына кердек. Бу фотоларны карау гына түгел, мөгаен, кызыклы хикәяләр, күңелгә үтеп керерлек хатирәләр һәм төрле вакытларның тормыш чагыштырулары кичәсе булгандыр.
11 май көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Җирдәге тынычлык – бәхетле балачак» дигән исем астында уен программасын үткәрделәр. «Тынычлык» сүзенең киң мәгънәдә кулланылуын аңлаттылар, илдә, гаиләдә, сыйныфта тынычлык турында сөйләделәр. Җир шарында һәркем яхшы яшәсен өчен, дөньяда тынычлыкны саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыкладылар. Чара вакытында балалар төрле сорауларга җаваплар бирделәр, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар: Шулай ук, балалар төрле конкурсларда катнашып, викторина сорауларына җавап бирделәр. Хәрәкәтле уеннарны балалар аеруча яраталар, чөнки алар сәламәтлек өчен мөһим чыганак булып тора. Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, бүгенге чарадан барлык катнашучылар да күтәренке күңел, яхшы кәеф алдылар.
Һәр ел саен 9 май көнне илебез сугышның куркыныч елларын искә ала, һәлак булган геройларны хөрмәтли. 78 ел узса да, төрле буын кешеләренең хәтерендә ул вакытлар һаман саклана.. Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасы бистәсендә узган тантаналы митингта Олы Нырты авыл җирлегенә кергән оешмалар, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты. Митингта Ватанны саклаган сугышчыларны хөрмәтләү, һәлак булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Бөек Ватан сугышының ветераннарына хөрмәт күрсәтү өчен үткәрелә. Дистә еллар дәвамында ,Җиңү көне 9 май Россиядә иң дулкынландыргыч, иң күңелле бәйрәм булып кала. Һәр ел саен май көннәрендә халкыбыз сугышның куркыныч елларын искә ала, һәлак булган сугышчыларны хөрмәтли.Без үз тарихыбызны һәм геройларыбызны онытмаска тиеш. Без сезнең белән горурланабыз!
9 Май-һәр кешенең йөрәгенә аеруча кадерле бәйрәм. Без тыныч күк йөзенә шатланабыз һәм бер үк вакытта сугыштан кайтмаучылар турында моңсуланабыз. Бөек Ватан сугышында Җиңү салютлары, көтеп алынган бәйрәм салютлары яңгыраганга 78 ел үтте. Күпме генә еллар узмасын, ел саен 9 майда бөтен илебез халкы парадларга һәм митингларга чыга, бу дәһшәтле сугыш тәмамланганда кешеләрнең йөрәкләрен тулыландырган шатлыкны искә алу өчен, без тыныч һәм бәхетле яшәсен өчен, тормышыбызны саклап калган кешеләрне искә алу өчен эшләнә. 8 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты, Урта Нырты авыл клуб хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган, митингта катнаштылар. Митингка халык һәм кунаклар, мәктәп укучылары һәм укытучылары, авыл советы, мәдәният йорты хезмәт коллективлары җыелды. Аннары митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Чара ахырында "Хәтер бакчасы"акциясенә кушылдылар.
Без Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар үтә, әмма геройларыбызның батырлыгы турында хәтер сүнми. Шул уңайдан Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре дә «Җиңү тәрәзәләре» Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу искиткеч акция, ул кешеләрне безнең өчен бөек көнне якынайта. Ихлас, иҗади "Җиңү тәрәзәләре" урамны, шәһәрне һәм бөтен илне берләштерәчәк.
СССР һәм Россия тарихында бик күп истәлекле бәйрәмнәр бар, әмма ел саен 9 майда билгеләп үтелә торган Җиңү көне гражданнарның йөрәкләрендә аерым урын алып тора. Бу көн Бөек Ватан сугышы тәмамлану белән билгеләнә, һәм 2023 елда дөньяның төрле почмакларыннан килгән кешеләр бәйрәмнең 78 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, 6 майда Олы Нырты мәдәният йорты белгечләре "Рәхмәт сезгә, сугыш геройлары!" дигән исем астында әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Анда мәктәп укучылары һәм авыл халык чакырылган иде. Яшь буын Бөек Җиңүгә өлеш керткән һәркемне белергә, истә тотарга тиеш: фронтта сугышканнарны, тылда саклануны тәэмин иткәннәрне. Сугыш елларында көндәлек тормыш инде үзе батырлык булган. Чара барышында язучылар М.Җәлил, Ф. Кәрим, в. Нуруллин, М. Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укылды, шулай ук тере музыка, сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Кичә бер минут тынлык белән тәмамланды.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 5 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты клубы хезмәткәрләре Бөтенроссия #Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр . Бу кешеләрнең һәр язмышы, хәтта кыска гына булса да, зур батырлык, ныклык, авыр сугыш вакытында яшәү осталыгы турында сөйли. Ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга Георгий тасмалары, котлау открыткалары тапшырылды. Шулай ук , сугыштан яраланып кайтып , авыл зиратына җирләнгән авылдашларыбызның каберләренә Георгий тасмаларын бәйләдек. Сугыш елларын хәтерләүчеләр, авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык белүчеләр белән аралашу бик мөһим булды. Тыл хезмәтчәннәре, иң куркыныч сугыш елларында тылда Җиңүне якынайтучыларның, хәл-әхвәлләрен белешеп күкрәкләренә Георгий ленталары бәйләдек
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, 4 майда Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән рәсем конкурсы үткәрделәр.». Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Тәкъдим ителгән тематика үсеп килүче буын арасында зур кызыксыну уятты. Балалар бу темага үзләренең фантазияләрен кушып рәсемнәр ясадылар. Балалар конкурска җаваплы һәм иҗади карадылар. Тынычлык ул һәркем өчен дэ бик кадерле. Бабайлар даны мәңгелек!
1 Май-Яз һәм хезмәт көне-яз кояшының җылысын, яңа көч алып килүче зур бәйрәм. 1 май көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты, "Май кәефе" дигән исем астында , балалар өчен бәйрәм үткәрделәр. Балалар белән буялган йомырка җыю оештырылды. Бәйрәмчә матур киенгән балалар өйдән –өйгә йөреп йомырка җыйдылар. Авылдашларын бәйрәм белән котладылар, иминлек теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән өлкәннәр балалар өчен тәм-томнар һәм йомыркалар әзерләделәр. Чара ахырында балалар белән бергә ,табигатьтә күңел ачтылар, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар бик шәп һәм күңелле вакыт үткәрделәр