27 нче декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен «В ожидании нового года» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырды. Чараның максаты: бәйрәм атмосферасың булдыру һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачу иде. Күңел ачу программасы башында «Ёлочные кричалки», «Поймай снежок», «Что любит ёлка» дигән тематик уеннар үткәрелде. Күңелле уеннардан соң, балалар бергәләп стена газетасын бизәүгә керештеләр. Балалар кулы белән ясалган стена газетасы барысында да шатлык, күңелле хисләр һәм бәйрәм тойгысы уятты.
26 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында ШЛПУМГ хезмәткәрләре балалары өчен «Время сказок и чудес» спектакле күрсәтелде. Анда рольләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашычулар башкардылар. Маҗаралы, тылсымлы һәм кызыклы әкият яшь тамашачыларны сөендерде. Балалар кар хуҗасын эзләү өчен юлга чыккан чыршы уенчыкларының маҗараларын күзәттеләр. Аны эзләүдә әкияти персонажларга шактый сынаулар узарга туры килде, әмма балалар ярдәме белән уенчыклар Яңа ел бәйрәменең чын могҗизасын таба алды.
31 августта Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан дигән Ватаным бар» бәйрәм концерты узды. Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Акварель» халык бию төркеме тарафыннан «Матушка земля» прологы белән башланып китте. Котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясады. Кичә Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчәннәре, «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов катнашында матур концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук Казан шәһәреннән чакырылган артистлар концерт номерлары белән Family Band кавер төркеме –чыгыш ясады.