11 октябрь көнне Олы Арташ авыл клубы сәхнәсендә татар шагыйрәсе Г.Шахбанның шигъри спектакле булды. Бу поэзиянең татар җәмгыяте тарихында беренче күренеше. Моңарчы мондый жанрда татарча спектакльләр булмады. Тамашачылар моның концерт кына түгел, ә нәкъ менә поэзия икәнен аңлап килделәр. Аларга тамаша ошады, һәр эпизод алкышлар белән озатылды.